Есть ответ 👍

Менә көз җитте. (2)Укулар башланды.
(3)Ефәк шарфлы апа безнең мәктәптә рус теле укыта. (4)Аны бик яраталар. (5)Аның ире очучы икән. (6)Менә хәзер ул ут эчендә фашистларны кырып йөри.(7)Ә Анна Сергеевна гомердә күз алдына китермәгән татар авылында балалар укыта.(8)Аңа бик еш хатлар килә. (9)Андый көннәрдә ул бик шат күренә. (10)Ә кайчакта уйчанланып китә. (11)Кич, эштән бушаган арада, улы белән урамда йөри, чишмә буйларына төшә.
(12)Әллә күршедә генә торганга, әллә улы минем сеңлем белән дуслашканга, Анна Сергеевна мине дә яратты. (13)Мәктәптә очраганда, ул минем белән сөйләшергә тырыша. (14) Мин тартынам, рәтләп русча да белмим бит. (15) Җитмәсә тагын, тотлыгам.
(16)Соңыннан гына белдем: ул сакау балаларның телен ачтыра ала икән. (17)Мондый укытучыларны логопед дип атыйлар.
(18)Беркөнне ул мәктәптән минем белән бергә кайтты, юлда кызык нәрсәләр турында сөйләде. (19)Мин шуны аңладым: әгәр тырышсам, тотлыгуымны бетерә алам икән.
(20)Шул сөйләшүдән соң, ул көн саен мине үзләренә чакыра, бер үк сүзләрне кабатлата башлады. (21)Язга таба сөйләшүемдәге җиңеллекне мин үзем генә түгел, якыннарым да сизә башлады.
(22)Уку елы тәмамланды. (23)Берничә көн узгач, авылга авыр хәбәр килде <…> Петяның әтисе һава сугышыннан соң кайтмаган. (24)Бу хәбәрдән соң апа бер атна авырып ятты, төсе качты. (25)Ә беркөнне минем укытучы апам кинәт юкка чыкты. (26)Аның кая киткәнен беркем дә белми калды.
(27)Күп еллар үтте. (28)Анна Сергеевна укыткан балалар, үсеп, күптән инде төрле өлкәләрдә илебезгә хезмәт итәләр. (29)Ләкин күңел түренә кереп урнашкан укытучыны беребез дә онытмады.
(Г.Бакировтан)
1. Кайсы мәгълүмат түбәндәге сорауга җавап була ала?
Егет ни өчен сөйләшергә ояла?
1) Җитмәсә тагын, тотлыгам.
2) Бер атна авырып ятты, төсе качты.
3) Уку елы тәмамланды.
4) Анна Сергеевна мине дә яратты.
Җавап: __________________________ .
2. 3 нче җөмләдәге әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне языгыз.
Җавап:____________________________.
3. 15 нче җөмләдәге әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне языгыз.
Җавап:____________________________.
4. 9 нчы җөмләдән “күңелле”сүзенә синоним булган сүзне табып языгыз.
Җавап:____________________________.
5. 8 нче җөмләдән баш кисәкләрне табып языгыз.
Җавап:____________________________.
6. 11-13 нче җөмләләр арасыннан тиңдәш кисәкләр булган җөмләнең номерын языгыз.
Җавап:____________________________.
7. 17-19 нчы җөмләләр арасыннан кушма җөмләнең номерын языгыз.
Җавап:____________________________.
8. 16 нчы җөмләдә ничә гади җөмлә бар? Җавапны сан белән языгыз.
Җавап:____________________________.
9. 23 нче җөмләдә <…> тамгасы урынына кайсы тыныш билгесе куелырга тиеш? Җавапны сүз белән языгыз.
Җавап:____________________________.
10. 16-18 нче җөмләләр арасыннан бер составлы җөмләнең номерын языгыз.
Җавап:____________________________.
11. 21 нче җөмләдән “авырлыкны” сүзенә антоним булган сүзне табып языгыз.
Җавап:____________________________.
12. 25 нче җөмләдән алмашлыкны табып языгыз.
Җавап:____________________________.
13. 29 нчы җөмләдән [ы ] авазы [ о]лашып әйтелә торган сүзне табып языгыз.
Җавап:____________________________.
14. 26 нчы җөмләдән иялек килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән сүзтезмәне табып языгыз
Җавап:____________________________.
15. 16нчы җөмләгә тулы анализ ясагыз (җөмлә кисәкләренең астына сызыгыз, һәр сүзнең өстенә сүз төркемен билгеләгез, җөмләнең төрен күрсәтегез).
_____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

236
364
Посмотреть ответы 2

Ответы на вопрос:


Сайт создан для того чтобы по домашнему заданию а не списывать

Объяснение:

Делай сам


из 1 моля трипептида получаем 3 моля аминокислоты, для полного гидролиза необходимы 2 моля воды (в трипептиде были 2 пептидные связи).
1 моль трипептида + 2 моль Н2О → 3 моль амнокислоты.
По закону сохранения вещества, масса присоединившейся воды: m(Н2О)=45-37,8=7,2 г, тогда:
n(Н2О)=m/М=7,2/18=0,4 моль, поэтому получились 0,6 моль амнокислоты
Молярная масса аминокислоты: М=m/n=45 / 0,6=75 г/моль
Все альфа-аминок-ты содержат аминогруппу NH2, карбоксил СООН, альфа-С, Н и боковую группу R. M(R) = 75 - M(NH2)-M(COOH)-M(CH) = 75-16-45-13=1 - т.е. R=Н - глицин Gly
Остается записать формулу трипептида: H2N-СH2-CO-NH-CH2-CO-NH-CH2-COOH

Реши свою проблему, спроси otvet5GPT

  • Быстро
    Мгновенный ответ на твой вопрос
  • Точно
    Бот обладает знаниями во всех сферах
  • Бесплатно
    Задай вопрос и получи ответ бесплатно

Популярно: Другие предметы

Caktus Image

Есть вопросы?

  • Как otvet5GPT работает?

    otvet5GPT использует большую языковую модель вместе с базой данных GPT для обеспечения высококачественных образовательных результатов. otvet5GPT действует как доступный академический ресурс вне класса.
  • Сколько это стоит?

    Проект находиться на стадии тестирования и все услуги бесплатны.
  • Могу ли я использовать otvet5GPT в школе?

    Конечно! Нейросеть может помочь вам делать конспекты лекций, придумывать идеи в классе и многое другое!
  • В чем отличия от ChatGPT?

    otvet5GPT черпает академические источники из собственной базы данных и предназначен специально для студентов. otvet5GPT также адаптируется к вашему стилю письма, предоставляя ряд образовательных инструментов, предназначенных для улучшения обучения.

Подпишись на наш телеграмм канал

GTP TOP NEWS