Тест.
А1. Ялгыш җавапны билгеләгез.
Җөмлә кисәкләре итеп карала
а) аергыч; ә) кереш сүз; б) хәл.

А2. Дөрес җавапны билгеләгез.
Җөмләнең тиңдәш кисәкләре
а) тезүле бәйләнештә; ә) ияртүле бәйләнештә була.

А3. Дөрес җавапны билгеләгез.
Тиңдәш кисәкләрдән алда торган гомумиләштерүче сүздән соң
а) сызык; ә) нокталы өтер; б) ике нокта куела.

А4. Ялгыш җавапны билгеләгез.
Тиңдәш кисәкләрне бәйләүче чаралар:
а) тезүче теркәгечләр; ә) ияртүче теркәгечләр; б) санау интонациясе.

А5. Дөрес җавапны күрсәтегез.
Тиңдәш кисәкләр янында килүче гомумиләштерүче сүзләр
а) билгеләү алмашлыклары; ә) зат алмашлыклары; б) сорау алмашлыклары белән белдерелә.

А6. Бирелгән җөмләдәге тыныш билгеләрен дөрес куйган урыннарны күрсәтегез.
Хәбир (1) бал кортларының өзлексез әйләнеш ясап (2) очуларын сокланып күзәткәндә (3) бал турында (4) бөтенләй уйламады да диярлек. (Ф.Шәфигуллин)
а) 1, 2, 3, 4; ә) 1, 3; б) 1, 2, 4.

А7. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең нинди җөмлә кисәге булуын билгеләгез.(бәрхет)
Күбәләк үзенең кара бәрхет канатларын лепелдәтеп очарга талпына. (Г.Сабитов)
а) аергыч; ә) ия; б) тәмамлык.

А8. Дөрес җавапны билгеләгез.
Мөгаен, бугай, ахры кереш сүзләре
а) ышану яки раслауны; ә) икеләнү яки чама белән әйтүне; б) фикер чыганагын белдерә.

А9. Дөрес җавапны билгеләгез.
Сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерә торган сүзләр
а) тиңдәш кисәкләр; ә) аерымланган кисәкләр; б) кереш сүзләр дип атала.

А10. Ялгыш җавапны табыгыз.
Эндәш сүзләр янында
а) өтер; ә) нокталы өтер; б) Өндәү билгесе куела.

В1. Җөмләләрне тыныш билгеләрен дөрес куеп күчереп языгыз.Тыныш билгеләрен түгәрәккә алыгыз, миңа күрү өчен.

Кашык кадәр генә көрәгенә таянып, Ялкау очрады
1.– Болай ашыгып кая барасыз – дип сорады ул бездән
– Эшкә барабыз, – дидек
– Мин дә сезнең белән барыйммы, әллә ботка пешкәнен генә көтимме – диде Ялкау (И.Туктар)
2.Авыл урамы буйлап сораштыра торгач бер өйгә фатир кердек Хуҗабыз озын буйлы соры чәчле соры мыеклы бер кеше булып чыкты (Ш.Маннур)

В2. Җөмләгә өлешчә синтаксик анализ ясагыз. (астына сызыгыз)
Аның алдында шәһәрнең бөтен түбән ягы җәелеп ята иде. (Г.Әпсәләмов)

В3. Кагыйдәне дәвам итегез.
Эндәш сүзләр дип …

С1. Тиңдәш кисәкләр кулланып, «Туган телем- татар теле» исемле 5-6 җөмләдән торган кечкенә хикәя төзеп языгыз.

135
332
Посмотреть ответы 1

Ответы на вопрос:


общее у них склонение

Реши свою проблему, спроси otvet5GPT

  • Быстро
    Мгновенный ответ на твой вопрос
  • Точно
    Бот обладает знаниями во всех сферах
  • Бесплатно
    Задай вопрос и получи ответ бесплатно

Популярно: Другие предметы

Caktus Image

Есть вопросы?

  • Как otvet5GPT работает?

    otvet5GPT использует большую языковую модель вместе с базой данных GPT для обеспечения высококачественных образовательных результатов. otvet5GPT действует как доступный академический ресурс вне класса.
  • Сколько это стоит?

    Проект находиться на стадии тестирования и все услуги бесплатны.
  • Могу ли я использовать otvet5GPT в школе?

    Конечно! Нейросеть может помочь вам делать конспекты лекций, придумывать идеи в классе и многое другое!
  • В чем отличия от ChatGPT?

    otvet5GPT черпает академические источники из собственной базы данных и предназначен специально для студентов. otvet5GPT также адаптируется к вашему стилю письма, предоставляя ряд образовательных инструментов, предназначенных для улучшения обучения.

Подпишись на наш телеграмм канал

GTP TOP NEWS