Есть ответ 👍

1. “Идегәй” дастаны. Туктамыш хан Котлыкыяны ни өчен үтерергә куша?
а) ау лачыннарын карчыга белән алыштыруда гаепли
ә) урлашуда гаепли
б) үзенә каршы баш күтәрүдә гаепли.
2. XX нче гасыр башы татар әдәбиятын галимнәр ничек атыйлар?
а) мәгърифәтчелек әдәбияты
ә) Яңарыш чоры әдәбияты
б) Совет чоры әдәбияты
3. Г.Тукайның яшәгән урыннары кайсы вариантта дөрес бирелгән?
а) Кырлай –Өчиле- Казан- Җаек –Казан
ә) Кушлавыч- Сасна – Өчиле- Казан – Өчиле -Кырлай– Җаек – Казан.
б) Кушлавыч – Өчиле – Кырлай - Сасна – Казан
4. Бу шигырьләрнең кайсысы Г.Тукайныкы түгел?
а) “Милләткә”
ә) “Шагыйрь”
б) ”Җырларым”
5. Билгеләмәне дәвам ит.
Хикәя -
а) төп сыйфатлары, кыяфәтен читләтеп әйтү аша белдерелгән әйбер яки күренешне табу максатын куйган жанр.
ә) катлаулы булмаган вакыйгаларны, тормышның бер күренешен, эпизодын, кеше характерының берәр сыйфатын сурәтләүче кече эпик жанр.
б) ) тормыш- чынбарлыктагы әйбер һәм күренешләрнең кеше аңында, хәтерендә сакланып калган рәвеше, кыяфәте.
6. Н.Думави “Яшь ана” хикәясе. Заһидә беседкада әнкәсен хәтерләткән нинди әйбер таба?
а) йөзек
ә) тәңкә
б) тарак
7 .”Акчарлаклар” әсәрендәге төп герой Гариф кайсы кызны ошатып йөри?
а) Галия
ә) Гайшә
б) Газизә
8. “Акчарлаклар” әсәрендә кемнәр тормышы сурәтләнә?
а) нефтьчеләр
ә) балыкчылар
б) игенчеләр
9) 1920-1930 нчы елларда әдәбиятка килгән яшь язучылар рәтен күрсәтегез.
а) Х.Туфан, Һ.Такташ, Г.Кутуй, Ф.Кәрим һ.б.
ә) Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Дәрдемәнд һ.б.
б) Ш Галиев, Р.Батулла, И.Юзеев һ.б.

10. Билгеләмәне дәвам ит. Идея -
а) табигать, авыл, шәһәр күренешләре. Әдәби әсәрдә вакыйга барган тирәлекне тасвирлау.
ә) әсәрдәге конкрет вакыйгалар һәм җанлы образлар сурәтләнеше аша бирелгән төп фикер. Тема куйган мәсьәләнең , сорауның җавабы.
б) язучы игътибар иткән тормыш күренеше; “әсәр нәрсә турында” дигән сорауга җавап бирә.
11. Һ. Такташ “Мокамай” шигырен нинди вакыйгадан соң яза?
а) дусты белән очрашкач
ә) дустының яман атын йолып алуны үзенең бурычы дип уйлый
б) дустының үтенече буенча
12 . Г.Исхакый ни өчен 1917 нче елгы революциядән соң чит илгә китә?
а) илдә урнашкан тәртипләр аның өметен акламый, милли мәдәният, милли азатлыкны торгызу мөмкин булмый
ә) чит илгә китеп яшисе килә
13. Г.Исхакый “Җан Баевич” комедиясендә нинди проблема күтәрә?
а) тел югалу проблемасы
ә) үз кыйбласын югалтып, үз милләтеннән йөз чөергән татарлар проблемасы
б) табигатьнең пычрану проблемасы
14. Г.Ибраһимов кайда , ничек вафат була?
а) “халык дошманы” исемен күтәреп, төрмәдә үлә
ә) туан авылы Солтанморатта вафат була
б) чит илдә вафат була
15. Г.Ибраһимов “Кызыл чәчәкләр” повестенда кайсы чор вакыйгалары сурәтләнә?
а) феодализм чоры
ә) гражданнар сугышы һәм Беренче бөтендөнья сугышы чоры
б) Бөек Ватан сугышы чоры
16. XX гасырның икенче яртысында әдәбиятка килгән әдипләрне билеләгез.
а) Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Дәрдемәнд һ.б.
ә) С.Рәмиев, Н.Думави, Г.Колахметов һ.б.
б) Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Р.Гаташ, Р.Миңнуллин һ.б.
17. С.Хәким иҗатында зур урын алган темаларны билгеләгез.
а) Тукай темасы, туган җир, сугыш темасы.
ә) мәхәббәт темасы
б) милләт язмышы темасы
18) Ә.Еники “Әйтелмәгән васыять” әсәрендә нинди проблема күтәрә?
а) буыннар арасында бәйләнешнең, халыкның гореф- гадәтләре, йолалары, теле югалу;
ә) табигатьнең пычрану проблемасы;
б) авылларның бетүе, эшсезлек проблемасы;
19. Билгеләмәне дәвам итегез.
Комедия –
а) фаҗига белән бәйле хәлләр яки геройлар тасвирлана, тарихи, иҗтимагый вакыйгаларга нигезләнә, үзәктә зур шәхесләр тора;
ә) көлкеле ситуациягә корыла, төп герой үзе дәгъва белдергән сыйфатларга туры килми, конфликт укчы һәм тамашачы теләгәнчә хәл ителә;
б) катлаулы проблемалар куела, каршылыкларны җиңү өчен күп көч куярга кирәк;
20. Ш.Хөсәеновның “Әни килде”драмасында Ана кайсы баласына “ике мәртәбә тормыш бүләк иттем ” ди.
а) Максудка
ә) Инсафка
б) Исламга
21. Г.Сабитовның “Тәүге соклану” хикәясендә малай нәрсәгә соклана?
а) чишмәгә
ә) болытларга
б) болындагы чәчәкләргә
22. Г.Сабитов “Ярсулы яз” хикәясендә Гамил Галләм абыйны сулы чокырдан ни өчен коткарып кала?
а) ачуланыр дип курыкканга
ә) Гөлүсә янында яхшы булып күренер өчен
б) Галләм абыйның протезлы аягы имгәнеп, бәла килеп чыгудан курыкканга;
23. М.Мәһдиев “Без –кырык беренче ел балалары” повестенда кемнәр тормышын сурәтли?
а) педагогия училищесында укучы яшүсмерләр тормышын
ә) сугышчы- фронтовиклар тормышын
б) тыл хезмәткәрләре тормышын
24. Бу әсәрләрнең кайсысын Марсель Галиев язган?
а) “Нәҗип”
ә) “Уйна әле”
б) “Кәҗүл читек”

160
233
Посмотреть ответы 1

Ответы на вопрос:


большинства насекомых, млекопитающих, в том числе у человека, гомогаметный пол — женский (XX). У птиц, пресмыкающихся и бабочек, наоборот, гомогаметный пол — мужской (ZZ)

Объяснение:

Пол самцов птиц,пресмыкающихся и у некоторых насекомых считается женским ,а у самок мужской

кажется так или наоборот

Реши свою проблему, спроси otvet5GPT

  • Быстро
    Мгновенный ответ на твой вопрос
  • Точно
    Бот обладает знаниями во всех сферах
  • Бесплатно
    Задай вопрос и получи ответ бесплатно

Популярно: Другие предметы

Caktus Image

Есть вопросы?

  • Как otvet5GPT работает?

    otvet5GPT использует большую языковую модель вместе с базой данных GPT для обеспечения высококачественных образовательных результатов. otvet5GPT действует как доступный академический ресурс вне класса.
  • Сколько это стоит?

    Проект находиться на стадии тестирования и все услуги бесплатны.
  • Могу ли я использовать otvet5GPT в школе?

    Конечно! Нейросеть может помочь вам делать конспекты лекций, придумывать идеи в классе и многое другое!
  • В чем отличия от ChatGPT?

    otvet5GPT черпает академические источники из собственной базы данных и предназначен специально для студентов. otvet5GPT также адаптируется к вашему стилю письма, предоставляя ряд образовательных инструментов, предназначенных для улучшения обучения.

Подпишись на наш телеграмм канал

GTP TOP NEWS