Есть ответ 👍

Изменяя свое потребления мы изменяем мир эссе ​

200
414
Посмотреть ответы 1

Ответы на вопрос:


Сочинение / мин гаиләмне яратам 20008 нче ел илебездә гаилә елы дип игълан ителде. телевизордан эмблемасы да күрсәтелеп торды. эмблемада әти, әни, сурәтләнгән булса да, минемчә, гаиләләр төрле булырга мөмкин. мәсәлән, әби яки бабай белән оныклар, әни белән , әти белән , ә кайбер очракларда үзләре генә дә бер гаилә булып яшәргә мөмкиннөр. ничек кенә булмасын, мондый гаиләләрнең дә гаилә булып аталырга һәм бәхетле булырга хаклары бар дип уйлыйм мин. ә хәзер үземнең гаиләм турында язасым килә. безнең гаилә дә эмблемага туры килә. безнең гаиләбездә дүрт кеше: әтием, әнием, апам һәм мин. гаиләбез бик тату һәм бик тырыш. бездә берәү дә, беркайчан да эшсез утырмый. әтием белән әниемнең эшләре дә уртак. алар һәрчак үзара сөйләшәләр, киңәшләшәләр, фикерләшәләр. безнең фикерләрне беләсе килеп, бездән дә киңәшләр сорыйлар. шулай җыелып, фикерләшеп, уен-көлкеле сөйләшүләрдән яңа идеяләр туа. өй эшләрен дә бергәләп эшләргә яратабыз. әниебез тәмле итеп ашлар пешерә. төп эшебез уку булса да, өй җыештыру, идәннәрне, савыт- юу шикелле эшләр белән әниебезне борчымаска тырышабыз. апа белән без хәзер зурлар инде, үзебез дә булдырабыз андый гына эшләрне. вакыты булганда, безгә әтиебез дә ярдәм итә. буш вакытларыбызда, бергәләшеп, кроссвордлар, сканвордлар чишәргә, компьютерда интеллектуаль уеннар уйнарга яратабыз. әтиебез бик белемле, эрудит кеше безнең. безгә дә күп кызыклы мәгълүмат бирә ул, без белмәгән һәм аңламаган күп нәрсәләрне гади һәм кызыклы итеп аңлатып бирә. кайбер телетапшыруларны һәм кинофильмнарны да бергәләп карарга яратабыз. театрларга, концертларга да күп вакытта бергәләп йөрибез. аннан бергәләшеп фикер алышабыз. кемгә нәрсә ошаганын, нәрсә ошамаганын ачыктан-ачык сөйләшәбез. өебез кечкенә булса да, бездә һәрчак кунаклар күп була, чөнки туганнарыбыз, гаилә дусларыбыз күп безнең. барысы белән дә тату, аралашып яшибез. әтием дә, әнием дә − авыл . алар республикамның ике районында туып-үсеп, казанда очрашканнар һәм яратышып гаилә корганнар. әби- да, күпләгән туганнарыбыз да авылда яши. буш вакыт булу белән, без аларның хәлләрен белешеп, кирәк булганда булышып та киләбез. авылда алар − тәртипле, акыллы, хөрмәтле кешеләр. гаиләмне мин алардан башка күз алдына да китерә алмыйм. төрле җирләрдә яшәсәк тә, без бөтен туганнарыбыз белән бергәләшеп, дус булып, зур бер тату һәм матур гаилә булып яшибез. мин үз гаиләмне бик тә яратам. әниемне дә, әтиемне дә, апамны да бик тә, бик тә яратам. алар да мине яраталар. мин аларның һәрчак сау-сәламәт, озын гомерле, бәхетле булуларын теләп яшим. бөтен-бөтен гаиләләргә дә иң изге теләкләремне телим. ә кешегә теләгән изге теләкләр унлата, йөзләтә савап булып кешегә кире кайта ул, кызым, дип әйтә иде минем дәү әни. мин бөтен кешеләрнең бер-берсенә изге теләктә булып яшәүләрен телим.

Реши свою проблему, спроси otvet5GPT

  • Быстро
    Мгновенный ответ на твой вопрос
  • Точно
    Бот обладает знаниями во всех сферах
  • Бесплатно
    Задай вопрос и получи ответ бесплатно

Популярно: Русский язык

Caktus Image

Есть вопросы?

  • Как otvet5GPT работает?

    otvet5GPT использует большую языковую модель вместе с базой данных GPT для обеспечения высококачественных образовательных результатов. otvet5GPT действует как доступный академический ресурс вне класса.
  • Сколько это стоит?

    Проект находиться на стадии тестирования и все услуги бесплатны.
  • Могу ли я использовать otvet5GPT в школе?

    Конечно! Нейросеть может помочь вам делать конспекты лекций, придумывать идеи в классе и многое другое!
  • В чем отличия от ChatGPT?

    otvet5GPT черпает академические источники из собственной базы данных и предназначен специально для студентов. otvet5GPT также адаптируется к вашему стилю письма, предоставляя ряд образовательных инструментов, предназначенных для улучшения обучения.

Подпишись на наш телеграмм канал

GTP TOP NEWS