Есть ответ 👍

30 . описание картины"ана бэхете". 150-200слов

175
306
Посмотреть ответы 3

Ответы на вопрос:

мвдии
4,5(88 оценок)

әни» диеп язып куйдым

яңа яуган ак карга.

таптамагыз, һич ярамый

«әни» сүзен таптарга.

з. туфайлова. < уң>

әйе, ана — ул дөньяда иң бөек кеше. бик күп күренекле шәхесләрне, галимнәрне, укытучылар, табибларны ана тудырган. ана тугыз ай буе үзенең карынында күтәреп йөртә, тудыра, тугач, ул аңа үзенең күкрәк сөтен имезеп, төн йокыларын калдырып үстерә. кичләрен бишек җырлары җырлый, әкиятләр сөйли.

үсә, мәктәпкә йөри башлый. ана аңа дәресләрен әзерләргә булыша, йорт эшләрен карарга, пешеренергә, чигәргә-бәйләргә, үз-үзен тотарга, кешеләр белән матур, ягымлы итеп сөйләшергә өйрәтә. үсеп кеше була. һәм үз шулай ук тәрбияли, бар көчен, энергиясен үстерүгә бирә. бер көнне карый, аның әнисе дә кебек үк тәрбиягә мохтаҗ икән бит. менә шушы вакыйга, шушы проблема кешеләрне икегә аера да инде: кайберләре гомере буе әти-әнисенә рәхмәтле булып, үзенә булган хөрмәтне, тәрбияне аларга да күрсәтә, аларның фатихасын ала, ә кайберләре исә моны кирәк санамый, һаман дөнья кууын белә. бәлки оныта торганнардыр, ана рәнҗеше бетми бит ул, гомер буена эзәрлекли.

бик күп язучыларыбыз үзләренең әсәрләрендә ана образын чагылдыралар. мәсәлән, әмирхан еникинең «әйтелмәгән васыять», туфан миңнуллинның «әниләр һәм бәбиләр», муса җәлилнең «ана бәйрәме», рәшидә җиһаншинаның «улларым» спектакльләрендә бу бик ачык чагыла.

әмирхан еникинең «әйтелмәгән васыят» е акъәби һәм аның уллары, кызлары һәм оныклары турында. акъәби авылда яши. олыгаеп, үзе генә яшәве авырайгач, шәһәргә алып киләләр. бик каты авырый башлагач, аны шифаханәгә салалар һәм ул анда җан бирә. бик теләсә дә, ул васыятен дә әйтә алмыйча кала: аны тыңлап торырга беркемнең дә вакыты табылмый. шулай итеп, ап-ак кәфенлеккә төреп, мөселманча күмү урынына, ананы рәнҗетеп, сүзенә колак салмыйча, гробта күмеп куялар.

шулай ук туфан миңнуллинның «әниләр һәм бәбиләр» пьесасы белән дә таныш булмаган кеше юктыр. биредә дүрт хатын — дүрт язмыш: унөченче шәһәрдә тудырырга дип килгән эчкерсез, олы җанлы гөлфинә, җиде ел буена көтеп алган тапкан чибәр валентина, назын татып карыйсы, тәрбиялисе килгән, үзен ямьсез дип санаса да, эчке дөньясы бик матур булган алтынчәч һәм бу заманның шыксыз «инвалиды» — үзенә алырга теләмәгән дилемма. хатыннар әле генә тапканнар, йөрәк парәләренә карап туймыйлар, бик кадерләп тотып имезәләр, кулларында иркәләп йоклаталар. ә менә табып та, алырга теләмәгән дилемманы күңел һич кабул итми. аңа карата нәфрәт уяна. ана булуның никадәр изге, олы хис икәнен аңламавына, салкынлыгына, дорфалыгына, үз әнисенә карата тупас булуына шаккатырсың. ирексездән аның кечкенә нарасыен җәлли башлыйсың, аның киләчәге куркыта. ул беркайчан да ана назын татымаска, күпереп торган иреннәреннән агыза-агыза күкрәк сөте иммәскә, «әнием, бәгърем» дип дәшмәскә мөмкин бит. юк, кирәкми, бу турыда уйлыйсым килми минем! бу минутта минем әнә шул гөлфинә апаның ундүртенче булып, кайгы күрми үсәсем, акыллы валентинаның иркә кызы, алтынчәч-айналаемның матур, чибәр бәләкәче буласым килә. чөнки беләм: алар өендә, алар оясында ни күрсәң, очканда да шуны күрерсең. алар җәмгыятькә файдалы шәхес, чын мәгънәсендә кеше итеп тәрбиялиләр. менә бу аналар, чыннан да, ана дигән бөек исемгә лаек.

ана   рәшидә җиһаншинаның «улларым» драмасында иң югары биеклегенә күтәреп бирелгән. ананың улы сугышта үлеп кала һәм аның иптәше бу турыда әнисенә хәбәр итәргә килә. ул дустының әйберләрен әнисенә күрсәтә, аның турындагы хатирәләрен сөйли һәм мондый батыр улларны бары тик бөек аналар гына тәрбияли алуына инана, ахырдан әйтә: «мин дә синең улың булыйм әле, бөек ана, сиңа әни диеп эндәшергә рөхсәт ит», — ди


где рисунок какой рисунок описать


оканчательный ответ: самое большое количество 9.

Реши свою проблему, спроси otvet5GPT

  • Быстро
    Мгновенный ответ на твой вопрос
  • Точно
    Бот обладает знаниями во всех сферах
  • Бесплатно
    Задай вопрос и получи ответ бесплатно

Популярно: Математика

Caktus Image

Есть вопросы?

  • Как otvet5GPT работает?

    otvet5GPT использует большую языковую модель вместе с базой данных GPT для обеспечения высококачественных образовательных результатов. otvet5GPT действует как доступный академический ресурс вне класса.
  • Сколько это стоит?

    Проект находиться на стадии тестирования и все услуги бесплатны.
  • Могу ли я использовать otvet5GPT в школе?

    Конечно! Нейросеть может помочь вам делать конспекты лекций, придумывать идеи в классе и многое другое!
  • В чем отличия от ChatGPT?

    otvet5GPT черпает академические источники из собственной базы данных и предназначен специально для студентов. otvet5GPT также адаптируется к вашему стилю письма, предоставляя ряд образовательных инструментов, предназначенных для улучшения обучения.

Подпишись на наш телеграмм канал

GTP TOP NEWS