Есть ответ 👍

Маленькое сочинение на татарском языке на тему казан татарыстаннын башкаласы

271
422
Посмотреть ответы 2

Ответы на вопрос:

mumina7
4,7(93 оценок)

Туган ягым − татарстан. киң кырларга, шаулы урманнарга, елгаларга, көмештәй ялтырап торган күлләргә бай минем туган ягым. бәлки шуңа күрәдер, телебез дә каен ботагыдай сыгылмалы, көйләребез кебек назлы безнең. чиксез яшел киңлекләр, урман, кыр, күлләр илендә, инде мең елдан артык үзенең серле исеме, шөһрәтле тарихы булган казан шәһәре идел елгасына казансу килеп кушылган җирдә урнашкан. казан − татарстанның башкаласы. ул татарларны бер үзәккә туплап торучы башкала − безнең рухи мәркәзебез. ул − минем туган шәһәрем дә. казанның, тарихчылар һәм археологлар ачыклый алган гомере генә дә 1000 елдан артып китә. ә аңа кадәр ул күпме еллар дәвамында яшәгән, бер ходай белә. казан шәһәренең салынуы турында бик күп халык авыз иҗаты ядкярләре һәм әдәби әсәрләр бар. "хан кызы алтынчәч", "кабан күле", "алпамша" әкиятләре, "туйбикә казаны" легендалары − әнә шундыйлардан. "шәһри болгарда халык бай яшәгән. ләкин аксак тимер шәһри болгарны җимергән. кабиләнең анасы туйбикә карчык унбишләп кешене иярткән дә җил көймәсе белән идел буйлап китеп барган. ул алты потлы казанын да үзеннән калдырмаган, казанның чылбыры да алты пот икән. шактый баргач, юлчылар яр буена төшкәннәр. бу урын аларга ошаган. шунда туктап, яшәп калганнар. безгә аш-су, бәхет теләп торсын диеп, казанны күмеп куйганнар. шушы урында казан шәһәрен сала башлаганнар, ди. чылбырлы казан әле хәзер дә шәһәр астында ята, ди, тик аны табучы гына юк, ди. казан исеме әнә шулай килеп чыккан, имеш". ("туйбикә казаны".) чынлап та, безнең халкыбыз бик кунакчыл бит, димәк, ул сыйфат безгә борынгы күчкән. өйгә кунак алып кайту, аңа хөрмәт күрсәтү − бүген дә халкыбызның иң күркәм сыйфатларының берсе. казан − тарихи шәһәр. аның иң биек урынына кремль диварлары урнашкан. ә диварлар артында кызыл кирпечтән салынган сөембикә манарасы һәм ап-ак спас манарасы; казаныбызга нур чәчеп торучы кол шәриф мәчете бар. казан кремле − бөтендөнья тарихи мирас һәйкәле дип игълан ителде. казаныбызга мең яшь булуга карамастан, ул яшәрә генә бара. чөнки аны көннән-көн матурлыйлар, яңарталар. башкалабызның иске урамнары, йортлары төзекләңдерелә. шулай ук яңа урамнар һәм микрорайоннар да калкып чыга, метро төзелә. казан һаман да иҗат дәрте белән рухланып яши, киләчәккә ачык йөз белән карый. казан − безнең республикабызның йөрәге ул, белем үзәге. монда бик күп атаклы язучылар, галимнәр, рәссамнар, композиторлар яшәгән, укыган, иҗат иткә шәһәребездә бик күп уку йортлары, музейлар, театрлар, парклар бар. казанда төрле халык вәкилләре үзара дус яшиләр һәм эшлиләр.

По первой 24 км, по второй 30 км.

Реши свою проблему, спроси otvet5GPT

  • Быстро
    Мгновенный ответ на твой вопрос
  • Точно
    Бот обладает знаниями во всех сферах
  • Бесплатно
    Задай вопрос и получи ответ бесплатно

Популярно: Математика

Caktus Image

Есть вопросы?

  • Как otvet5GPT работает?

    otvet5GPT использует большую языковую модель вместе с базой данных GPT для обеспечения высококачественных образовательных результатов. otvet5GPT действует как доступный академический ресурс вне класса.
  • Сколько это стоит?

    Проект находиться на стадии тестирования и все услуги бесплатны.
  • Могу ли я использовать otvet5GPT в школе?

    Конечно! Нейросеть может помочь вам делать конспекты лекций, придумывать идеи в классе и многое другое!
  • В чем отличия от ChatGPT?

    otvet5GPT черпает академические источники из собственной базы данных и предназначен специально для студентов. otvet5GPT также адаптируется к вашему стилю письма, предоставляя ряд образовательных инструментов, предназначенных для улучшения обучения.

Подпишись на наш телеграмм канал

GTP TOP NEWS