Есть ответ 👍

Напишите на татарском что такое сабантуй? 60 ! заранее .

249
458
Посмотреть ответы 2

Ответы на вопрос:

123arrem
4,5(29 оценок)

Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. ул − хезмәт һәм дуслык бәйрәме. сабан туе − ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. минем бик күп сабантуйларда булганым бар. иң элек сабантуй үткәрү өчен мәйдан әзерлиләр. безнең авылда сабантуй елга буеңдагы яшел чирәм белән капланган иңкүлектә үткәрелә. якында гына челтерәп аккан чишмәсе дә бар. иртәгә сабантуй буласы көнне авыл яшьләре, урам буйлап гармуннар уйнап, җырлап-биеп, хуҗабикәләрдән, яшь киленнәрдән сабан туе өчен махсус әзерләнгән бүләкләр җыеп, халыкны бәйрәмгә чакырып йөриләр. бу «сөлге җыю» дип атала. икенче көнне матур итеп бизәлгән мәйданга бәйрәмчә киенгән халык җыела. мәйдан уртасында батырлар көч сынаша. җиңүчеләрне тәкә һәм кыйммәтле бүләкләр көтә. бертуктаусыз музыка яңгырый, һәркем үзенең осталыгын күрсәтә: кемдер җырлый, кемдер бии, кемдер музыка коралларында уйный. яланаяклы малайлар багана башындагы сөлгегә үрмәлиләр. олыраклар аркан тартыша, капчык белән сугыша, кашыкка йомырка салып йөгерәләр. уңган кызлар йөгерә-йөгерә су ташый. бер төркем халык чүлмәк ватучыга көч биреп тора. кемдер табактагы катыктан авызы белән акча эзли. бөтен җирдә − уен-көлке, шаярулар. кинәт мәйдан, тын калып, чабышып килүче атларга юл ача. беренче килгән атны шау-гөр килеп кул чабып каршы алалар. соңыннан килгән ат та өлешсез калмый. кайсы кеше, йөгереп килеп, атның муенына сөлге сала, икенчесе чабышчы малайның башына түбәтәй кидерә.сабан туе шулай, шаулап-гөрләп, кичкә кадәр дәвам итә. бушап калган мәйданга карагач, ямансу була. тагын бер елга кадәр сау бул, сабантуй! без сине сагынып көтәрбез.

2+ 370 + 310 + 20 + 130 = 832 га

Реши свою проблему, спроси otvet5GPT

  • Быстро
    Мгновенный ответ на твой вопрос
  • Точно
    Бот обладает знаниями во всех сферах
  • Бесплатно
    Задай вопрос и получи ответ бесплатно

Популярно: Математика

Caktus Image

Есть вопросы?

  • Как otvet5GPT работает?

    otvet5GPT использует большую языковую модель вместе с базой данных GPT для обеспечения высококачественных образовательных результатов. otvet5GPT действует как доступный академический ресурс вне класса.
  • Сколько это стоит?

    Проект находиться на стадии тестирования и все услуги бесплатны.
  • Могу ли я использовать otvet5GPT в школе?

    Конечно! Нейросеть может помочь вам делать конспекты лекций, придумывать идеи в классе и многое другое!
  • В чем отличия от ChatGPT?

    otvet5GPT черпает академические источники из собственной базы данных и предназначен специально для студентов. otvet5GPT также адаптируется к вашему стилю письма, предоставляя ряд образовательных инструментов, предназначенных для улучшения обучения.

Подпишись на наш телеграмм канал

GTP TOP NEWS