Есть ответ 👍

Татарский язык стр.102 .6 сезнен этегез ничек шатлана? жомлэлэрне язып бетерегез. анын кузлэре , койрыгын . ул минем янда , шатланып .

113
372
Посмотреть ответы 2

Ответы на вопрос:

vlad134631
4,4(21 оценок)

әтнә районының күлле киме авылында яшәүче рәшидә мөхәммәтҗанова (фотога тө­шүдән баш тартты – ч.х.) 50 яшендә бик каты авырып китә. аяклары йөри алмыйча, хәтта 10 метр араны да үтә алмас була. бер төнне төш күрә. "ап-ак кәгазь бите белән ике төрле дога күрсәттеләр. аның берсе истә калды, икенчесе юк. икенче кичне йокларга ятканда алладан шул доганы искә төшерүне сорап яттым. төшемдә шуны күр­дем дә", – дип искә ала ул вакыйганы рәшидә апа.

 

моңарчы аллага ышанып яшәсә дә, намаз укымаган хатын әкренләп кенә догаларын өйрә­нә, намаз укырга керешә. хәле яхшыра. тора-бара таныш-белешләрнең, туганнарның елаган, авырткан өшкерә башлый. аңа, ярдәмең тиде, дип килеп әйтәләр. өйдән чыгуы була, хатынның күңеленә космос төзелеше, кешеләрнең нинди чирләр белән авыруы, ул чир­ләрне ни рәвешле җиңеп булуы турында уйлар килә башлый. башта нәрсә булганын аңлап җиткерми. хәзер инде ул моны: "өстән өйрәтеп торалар", – дип аңлата.

 

– менә дүрт елдан бирле яман шеш турында мәгълүмат җиткерәләр. мин аларны язып барам. схемалар төзим. ничек дәвалап булганлыгын ачыклыйм, – дип сөйли ул. – әлегә барлык мәгълүматлар да алынып бетмәде. тизләтергә кирәк, соңга калуың бар, дип кисәтәләр.

 

яман шеш барлыкка килүне сихердән дип аңлата рәшидә апа.

 

– сихерчеләр бар нәрсәне дә җимерергә сәләтле. кешедә күренә һәм күренми торган хромосомалар бар. алар гадәттә шул күренми торган хромосомалар аша эш итә. аны чыгаруы бигрәк тә читен. гадәттә экстрасенслар кешенең сихерен икенче берәүгә күчерә. мин исә бө­тенләй юк итәргә тырышам, – дип сөйли дәвалаучы.

 

аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта йортка, ишек төбенә нәрсә дә булса сибеп китүгә караганда, компьютер, дискка яздырылган җыр-көйләр аша бозым ясаулар күбәйгән. бигрәк тә төнге клубларга йөрергә яратучыларга зур куркыныч яный икән.

 

– нигә сихерлиләр соң? ни­гә кирәк? – дип кызыксынам.

 

– кара маглар белән дөнья тулган. алар туганда ук кара энергия белән туа. шуннан башка яши алмыйлар. 800 ел буена дөнья белән кара көчләр идарә итә. аларга каршы көрәшүче ак көчләрнең, ягъни безнең кебек сихер-бозым чыгаручыларның көче нибары 15 процентлап кына калган була. тик җирдә барысы да бер-берсенә карата тигез булырга тиеш. шул исәп­тән ак белән кара көчләр дә, – ди рәшидә апа.

 

үзе белән серле күренешләр була башлагач, биш ай буена хатынга сихер-бозым чыгарганда укыла торган коръән аятьләрен, сүрәләрен "төшендерә"ләр. ул аларны язып бара.

 

– аллаһы тәгалә һәр кылынган начар гамәлгә җәзасын бирә. ул җәза җиде буынга кадәр барып җитә. бар шундый кешеләр. беркемгә дә начарлыгым тигәне юк, нигә мин бәхетсез, дип баш ваталар. андыйлар арасында ата-бабасы өчен җәза алучы да булырга мөмкин. диндә булмаган кеше моны, әлбәттә инде, аңламый. шуңа да ата-ананың динле булуы бик мөһим шул, киләчәк буынның иминлеге өчен кирәк. кешеләр бу хакта уйлансыннар иде. дин күбрәк таралса, җирнең биосферасы да ныграк була. төрле бәла-каза энергия белән туа. шуннан башка яши алмыйлар. 800 ел буена дөнья белән кара көчләр идарә итә. аларга каршы көрәшүче ак көчләрнең, ягъни безнең кебек сихер-бозым чыгаручыларның көче нибары 15 процентлап кына калган була. тик җирдә барысы да бер-берсенә карата тигез булырга тиеш. шул исәп­тән ак белән кара көчләр дә, – ди рәшидә апа.

 

үзе белән серле күренешләр була башлагач, биш ай буена хатынга сихер-бозым чыгарганда укыла торган коръән аятьләрен, сүрәләрен "төшендерә"ләр. ул аларны язып бара.

 

– аллаһы тәгалә һәр кылынган начар гамәлгә җәзасын бирә. ул җәза җиде буынга кадәр барып җитә. бар шундый кешеләр. беркемгә дә начарлыгым тигәне юк, нигә мин бәхетсез, дип баш ваталар. андыйлар арасында ата-бабасы өчен җәза алучы да булырга мөмкин. диндә булмаган кеше моны, әлбәттә инде, аңламый. шуңа да ата-ананың динле булуы бик мөһим шул, киләчәк буынның иминлеге өчен кирәк. кешеләр бу хакта уйлансыннар иде. дин күбрәк таралса, җирнең биосферасы да ныграк була. төрле бәла-казалардан иминлек арта, – ди ул.

 

элек фельдшер булып эшлә­гән хатын сихер-бозымнан кала авыруларны да чамалый. кемдер умыртка баганасы сызлагач мөрәҗәгать иткән дә файдасын күргән, кемдер операциядән имин калган. әллә чыннан да куллары сихәтле, әллә кешеләр аңа артык ышана, монысы бер аллага мәгълүм. авыруларны дә­валаганнан соң хатын үзе дә чирләп ала. шуның аркасында соңгы елда бу эшне бик сирәк башкара икән. "энергия җыярга кирәк", – дип аңлата ул.

 

башта юләр дип уйлаганнар

 

арчада яшәүче зөлфирә галәүованың (фотода) өенә килүчеләр байтак. кемдер сынап карарга килә, кемдер авыруына дәва эзли. чөнки зөлфирә апаны чыннан да дәвалау сәләтенә ия дип сөйлиләр. буыннар сызласа да, йөрәк кагып, кан басымы артса да, "нишлим? " икән дип аңа киләләр. ә кешенең җанын ни кыйнаганын белү өчен зөлфирә апага аның янә­шәсендә басып тору да җитә икән. "авыру кешедән бер дулкын килеп бәрелә", – ди ул.

annvs1
4,6(14 оценок)

X+2x=120 3x=120 x=40 у пети марок: 40•2=80 у вити: 120-80=40 марок

Реши свою проблему, спроси otvet5GPT

  • Быстро
    Мгновенный ответ на твой вопрос
  • Точно
    Бот обладает знаниями во всех сферах
  • Бесплатно
    Задай вопрос и получи ответ бесплатно

Популярно: Математика

Caktus Image

Есть вопросы?

  • Как otvet5GPT работает?

    otvet5GPT использует большую языковую модель вместе с базой данных GPT для обеспечения высококачественных образовательных результатов. otvet5GPT действует как доступный академический ресурс вне класса.
  • Сколько это стоит?

    Проект находиться на стадии тестирования и все услуги бесплатны.
  • Могу ли я использовать otvet5GPT в школе?

    Конечно! Нейросеть может помочь вам делать конспекты лекций, придумывать идеи в классе и многое другое!
  • В чем отличия от ChatGPT?

    otvet5GPT черпает академические источники из собственной базы данных и предназначен специально для студентов. otvet5GPT также адаптируется к вашему стилю письма, предоставляя ряд образовательных инструментов, предназначенных для улучшения обучения.

Подпишись на наш телеграмм канал

GTP TOP NEWS