Есть ответ 👍

Роберт миңнуллин реферат по татарский

148
422
Посмотреть ответы 2

Ответы на вопрос:


Татарстанның халык шагыйре роберт мөгаллим улы миңнуллин 1948 елның 1 августында башкортстанның илеш районындагы нәҗәде авылында туа. бер елдан соң аларның гаиләсе кыпчак авылына күчеп килә. әтисе мөгаллим анда берничә ел эшләгәннән соң үзенең туган авылы шәммәткә кайтып төпләнә. булачак шагыйрьнең , үсмер еллары сөн буена урнашкан, татарстанның актаныш районына терәлеп кенә торган шул гүзәл авылда уза. шунда башлангыч мәктәптә укый. бишенче класстан алып аккүз авылындагы сигезеллык мәктәпкә йөреп укый. мәктәпне тәмамлаганнан соң уфага барып сәүдә-кулинария училищесына укырга керә. берничә айдан туган авылына кайтып китапханәдә, аннары колхозда эшли. икенче елны район үзәгендә - югары яркәй мәктәбендә укып ала. урта мәктәпне карабаш авылында тәмамлый.

мәктәптән соң ике ел «маяк» исемле район газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. иҗат белән ныклап шөгыльләнүе дә шул елларга туры килә. әле мәктәптә укыганда ук «башкортстан пионеры», «маяк» газеталарында беренче шигырьләрен бастырган роберт әдәбият белән чынлап кызыксына башлый. газета мәкаләләре белән беррәттән шигырьләр дә яза. алар бер-бер артлы «маяк», «ленинсе», «кызыл таң» газеталарында басыла. әдәбиятка мәхәббәте аны казанга алып килә.

казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып йөргән чагында ук инде роберт миңнуллин талантлы яшь шагыйрь булып таныла. «татарстан яшьләре», «социалистик татарстан» газеталарында, «казан утлары» журналында, «идел» альманахында шигырьләре күренә башлый. «беренче карлыгачлар»(1970) исемле яшь шагыйрьләр китабында чыккан шигырьләрен җәмәгатьчелек тә, тәнкыйть тә яратып кабул итә. 1972 елда ул яшь шагыйрьләрнең 5 нче бөтенсоюз фестивалендә катнаша. михаил львов, валентин сорокин кебек танылган рус шагыйрьләре аның иҗатын уңай яктан бәялиләр. 1973 елда илдар юзеев «татарстан яшьләре» газетасында яшь шагыйрь иҗатына багышланган мәкаләсен бастыра, үзенең фатихасын бирә.

университетны тәмамлаганнан соң роберт миңнуллин «яшь ленинчы» газетасында эшли башлый, дөньясы белән якыннан таныша. һәм, лирик шигырьләр белән беррәттән, өчен дә беренче шигырьләрен язып карый. матбугатында басылган ул шигырьләргә иң элек күренекле шагыйре шәүкәт галиев игътибар итә. хәсән туфан, сибгат хәким, фатих хөсни кебек аксакаллар да яшь шагыйрьнең өчен язуын хуплап каршы алалалар. яшь шагыйрь, туктаусыз эзләнүләре нәтиҗәсендә, әдәбиятыбызны көтелмәгән яңа ачышлар белән баетты, өр-яңа образлар, шигъри табышлар, өр-яңа шигъри алымнар алып килде. шигырендә беренче булып өлкәннәр һәм арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, сабыйлар дөньясындагы четерекле проблемаларны калку итеп чагылдыра алды. моңа кадәр саналмаган темаларны да нәниләр поэзиясенә р.миңнуллин кертте. аның педагогик һәм психологик яктан төгәл уйланылган, поэтик яктан зур осталык белән эшләнгән шигырьләре мәктәпләрдә, бакчаларында еш яңгырый. үзенең остазы шәүкәт галиев иҗатына таянып, шулай ук халык авыз иҗатыннан, рус һәм дөнья әдәбиятыннан илһам алып шигъриятенә килгән шагыйрьнең хәзер инде үзе тудырган шигъри дөньясы, үзенең шаян , үз фәлсәфәсе бар. аннан соң килгән яшь шагыйрьләрнең өчен язган шигырьләрен игътибар беләнрәк карасаң, р.миңнуллин шигырьләрендәге интонацияләр, сөйләү манерасы, аныкына тартым гыйбарәләр, хәтта аерым юллар табарга мөмкин. димәк, шагыйрьнең үз шәкертләре, дәвамчылары бар, үз мәктәбе туып килә. шигъриятен популярлаштыруда да аның роле әйтеп бетергесез зур. ул әдәбиятына, язучыларына багышланган мәкаләләр яза, мәктәпләрдә очрашулар уздыра, ун ел дәвамында татарстан телевидениесендә «шигъри тәлгәшләр» исемле тапшырулар циклы оештыра. «акбай цирк карый»(1978), «җиде абый тай җигә»(1980), «айга очтык»(1982) исемле китаплары һәм телевидениедән әдәбиятны актив пропагандалаганы өчен 1982 елда р.миңнуллин м.җәлил исемендәге республика премиясенә лаек була. 1983 елда исә ул мәктәпкәчә яшьтәге өчен язылган шигырьләргә уздырылган бөтенроссия конкурсында җиңеп

р.миңнуллинның өлкәннәр өчен дә, өчен дә китаплары чыгып тора, аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырый. җырларының шактые күптән инде татар җыр сәнгатенең җәүһәрләренә әверелде. сара садыйкова, рөстәм яхин, резеда ахиярова, илгиз закиров белән берлектә язылган бихисап җырлары профессиональ һәм үзешчән җырчыларыбызның репертуарыннан әле дә төшкәне юк. алар төрле конкурсларда, фестивальләрдә беренче урыннарны яулый. бүген дә җыр жанрында иң актив эшләүче шагыйрьләребезнең берсе ул.

роберт миңнуллин, әлбәттә инде, ихлас лирик та. аның кабатланмас мәхәббәт лирикасы, туган як, туган җир, табигать лирикасы, әниләргә, туган халкына багышланган кешелекле, игелекле лирикасы безнең укучыларыбыз арасында бик тә популяр. ул шигырьләрне үсмерләр дә, яшьләр дә, өлкән буын да яратып укый. алар лирик образлар белән, нечкә хисләр белән, тапкыр һәм мут-шаян гыйбарәләр белән сугарылган.

ммм298
4,7(22 оценок)

Основные события сказки: приезд царя и смерть царицы. разговор с зеркальцем. злая мачеха.чернавка отвела царевну в лес. царевна у семи богатырей. чернавкаотравила царевну. царевна в гробу. королевич елисей спасает царевну.

Реши свою проблему, спроси otvet5GPT

  • Быстро
    Мгновенный ответ на твой вопрос
  • Точно
    Бот обладает знаниями во всех сферах
  • Бесплатно
    Задай вопрос и получи ответ бесплатно

Популярно: Литература

Caktus Image

Есть вопросы?

  • Как otvet5GPT работает?

    otvet5GPT использует большую языковую модель вместе с базой данных GPT для обеспечения высококачественных образовательных результатов. otvet5GPT действует как доступный академический ресурс вне класса.
  • Сколько это стоит?

    Проект находиться на стадии тестирования и все услуги бесплатны.
  • Могу ли я использовать otvet5GPT в школе?

    Конечно! Нейросеть может помочь вам делать конспекты лекций, придумывать идеи в классе и многое другое!
  • В чем отличия от ChatGPT?

    otvet5GPT черпает академические источники из собственной базы данных и предназначен специально для студентов. otvet5GPT также адаптируется к вашему стилю письма, предоставляя ряд образовательных инструментов, предназначенных для улучшения обучения.

Подпишись на наш телеграмм канал

GTP TOP NEWS