Есть ответ 👍

Кыш билгелэре турында хикэя яки шигырь уйлап язырга)зарание ) 20

218
357
Посмотреть ответы 2

Ответы на вопрос:

Pahamoseuv
4,7(85 оценок)

эссе «мин -укытучы»

«алма агачыннан ерак төшми»диләр. тел мәсьәләсенә кагылганда, бу мәкаль искергән дә кебек. туган телебезне, милләтебезне алмагач белән чагыштырсак, ә аның алмалар дип атасак, никадәр ераккарак китәргә тырыша үз теленнән   бүгенге милләт , никадәр ераклашырга тырыша алар үз агачыннан, мәдәниятеннән. 27 ел мәктәптә татар теле укытучысы булып эшләгәндә күңелемне әрнеткәне шул -телебезне кимсетергә, аңа икенче дәрәҗәдәге дәрес итеп карарга тырышучылар байтак булды. бу заманда туган тел укытучысына дәрес укудан тыш үзен еллар буена туган телнең мөһимлеген, кирәклеген, гүзәллеген расларга туры килә. һәм кемгә дип уйлыйсыз шул ук татарның үзенә, ң әти-әнисенә.

ләкин һичкайчан да татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгәнемә үкенмәдем. чөнки   каюм насыйри сүзләре белән әйткәндә: “без – татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел”.   шулай ук аның түбәндәге сүзләре минем өчен девиз булып әверелделәр: “  берәү чит телне өйрәнәсе булса, башта үз телен яхшы белсен! "

мин-туган тел укытучысы ! төп максатым ул   -   төпле белем һәм тәрбия бирү, аларда халкым, аның тарихына, мәдәниятенә,   гореф – гадәтләренә кызыксыну, бөек кешеләргә ихтирам тәрбияләү, ана теле белән  горурлану хисе уяту.

минем   һәр хезмәт көнемне көрәш белән чагыштырырга мөмкин. тел өчен көрәш – милләт өчен көрәш ул..   безнең телебез – матур, күркәм тел. әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. телен бетердең исә, үз халкыңның әдәбияты да, мәдәнияте дә бетә. безнең бурыч – халкыбызда милли аң, милли горурлык уяту, телебезне саклап калу, шул юлда армый -талмый хезмәт итү.

мин-туган тел укытучысы, еллар үтү белән шуны аңладым: һәрвакыт ашыгырга, соңга калмас өчен, укучыларга   кызыксынырлык булсын өчен, һәр дәрестә белемеңне, энергияне, осталыкны таратыр өчен, яңалыкны белер ө кирәк.  

бүгенге уку-укыту процессында яңа технологияләрне кулланып,   иҗади, әхлаклы, милли җанлы шәхес тәрбияләү – укытучы алдында торган төп бурычларның берсе. шул максаттан укучыларны үз фәнем белән кызыксындыру, белемнәрен тирәнәйтү өчен, уен, мәгълүмати һәм коммуникатив технологияләрне, эшчәнлекле методны, сингапур структураларын, проблемалы укыту алымнарын кулланам. эшлекле уен, төрле бәйгеләр формасында, төркемнәрдә һәм парларда эшләү   алымнары да   белем сыйфатын үстерергә ярдәм итә. әдәби уку дәресләре мөстәкыйль танып белү ихтыяҗын арттыра, аларны эзләнүгә этәрә, иҗади эшчәнлекне активлаштыра.   мин укучыларыма әзер белем   генә бирмим, аларны иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтәм. шуңа күрә дәреснең төрле формаларын: дәрес - сәяхәт, дәрес – бәйге,   дәрес – презентацияләр кулланам, индивидуаль һәм дифференциаль укытуга, дәрестән тыш эшчәнлеккә дә зур игътибар бирәм. укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм төзергә омтылам. контроль һәм мөстәкыйль эшләрне, тестларны, өй эшләрен төрле авырлыктагы биремнәр белән әзерләргә тырышам.

мин-туган тел укытучысы һәм дәресләремдә белем бирү генә түгел, милләткә мәхәббәт, меңьеллык тарихы булган татар халкы белән горурлану хисе тәрбияләргә тиешмен. алай гына түгел, үз фикере булган, әхлаки яктан нык, тәртипле ата-ана булырдай кешеләр үстерергә өлеш кертергә тиешмен. минем дә вазифам шуннан торганлыктан, мин әти-әниләр белән элемтәдә тору өчен төрле класстан тыш чаралар, җыелышлар үткәрәм, бергәләшеп татарча спектакльләргә барабыз. бу гына түгел, өлкәннәрдә дә тел өйрәнүгә кызыксыну тудыра. өстәп шуны әйтергә кирәк, фикеремчә, ата-аналар белән аралашыр, аларга киңәш бирер өчен, үзеңнең гаиләң һәм ң үрнәк булырга тиештер. гаиләм минем һәр эшемдә терәк, таяныч, җиңел булмаган хезмәт юлымда ышанычлы юлдашым.

мин-туган тел укытучысы. максатым телебезнең байлыгының күпмедер өлешен укучыларымның аңына сеңдерү, аларны сүз белән эш итәргә өйрәтү, күңелләренә иҗат оеткысы салу. байтак укучыларым минем кебек шигърият чире, иҗат чәме белән авырганнар икән, бу ләззәтле дә сихерле дә шигърият дөнясына алып керүем белән горурланам гына. укучыларым сәнгатьле сүз белән клуб сәхнәсеннән чыгыш ясыйлар, татарча җырлыйлар. әдәби әсәрләрне сәхнәләштерәләр, әдәби әсәрләрнең теле өстендә эшләп рефератлар, докладлар язалар икән бу инде минем эшемнең нәтиҗәләре дип саныйм.

бөек шәхесебез р.фәхреддин әйткәнчә, һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш. халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән ң киләчәге өметле.   – безнең киләчәгебез. ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт кешеләр кирәк. сәламәт тәрбияләү өчен сәламәт укытучылар кирәк. ә үз телен, милләтен яратмаган ң сәламәт булуына ышанып бетмим мин.       әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып ка


пошаговое объяснение:

1) 5 + 8 = 13 частей в сплаве.

2) 1040 кг : 13 = 80 кг -   вес одной части.

3) 80 кг   * 8 = 640 кг цинка - ответ.

Реши свою проблему, спроси otvet5GPT

  • Быстро
    Мгновенный ответ на твой вопрос
  • Точно
    Бот обладает знаниями во всех сферах
  • Бесплатно
    Задай вопрос и получи ответ бесплатно

Популярно: Математика

Caktus Image

Есть вопросы?

  • Как otvet5GPT работает?

    otvet5GPT использует большую языковую модель вместе с базой данных GPT для обеспечения высококачественных образовательных результатов. otvet5GPT действует как доступный академический ресурс вне класса.
  • Сколько это стоит?

    Проект находиться на стадии тестирования и все услуги бесплатны.
  • Могу ли я использовать otvet5GPT в школе?

    Конечно! Нейросеть может помочь вам делать конспекты лекций, придумывать идеи в классе и многое другое!
  • В чем отличия от ChatGPT?

    otvet5GPT черпает академические источники из собственной базы данных и предназначен специально для студентов. otvet5GPT также адаптируется к вашему стилю письма, предоставляя ряд образовательных инструментов, предназначенных для улучшения обучения.

Подпишись на наш телеграмм канал

GTP TOP NEWS