Есть ответ 👍

Нужен текст на тему "гөл ул-теләкле бүләк по татарскому языку

284
463
Посмотреть ответы 2

Ответы на вопрос:

djkls
4,4(11 оценок)

Инша / татар әдәбиятында мәхәббәт темасы план. 1. мәхәббәт ул — сөю, ярату. 2. мәхәббәт ул — әдәбиятта мәңгелек тема. 3. йосыф-зөләйха гыйшкы — гасырлардан гасырларга килгән олы мәхәббәт. 4. мәхәббәт үлемнән дә көчлерәк. 5. мәхәббәт «өчпочмаклар» ы. 6. мәхәббәт яшәү көче бирә, кешеләрне нәрсәгә дә булса өйрәтә. мәхәббәт ул үзе иске нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта. һ. такташ. < уң> нәрсә соң ул мәхәббәт, ярату? бу сорау бик күпләрне борчый, уйландыра һәм һәр кеше аңа үзенчә җавап бирә. мәхәббәт ул — сөю, ярату. мәхәббәт — кешеләр күңеленә үтеп кереп, туң йөрәкләрне дә эретерлек бөек көч ул. ул мәңгелек. бу бөек көч дөньяга кеше белән бергә туган, кеше белән бергә үләчәк. кеше яшәсә генә, мәхәббәт яшәячәк. әйдәгез, саклыйк, яшәтик кешелек дөньясын. яшәсен аның белән бергә мәхәббәт. бу олы хисне кеше генә тудырмый, ә бәлки матурлык, гүзәллек аңа нигез саладыр. саклыйк, яшәтик без мәхәббәт тудыручы гүзәл табигатебезне: челтерәп аккан чишмәләребезне, яңа туган көнгә гимн җырлаучы кошларыбызны, әйләнә-тирәне яшел хәтфәгә төрүче урманнарыбызны. мәхәббәт белән матурлык, кулга-кул тотышып, бик озак яшәсеннәр. мин мәктәптә укыган дәвердә матурлыкны күрергә һәм мәхәббәт хисләрен тоярга өйрәндем. мәхәббәт темасына язылган һәрбер әсәрдән үземә ниндидер сихри көч алдым, яңалык ачтым. мәхәббәт темасы — әдәбиятта мәңгелек тема ул. борынгы татар әдәбияты мәхәббәткә мәдхия җырлаган. кол гали, сәиф сарай, котб — мәхәббәткә дан җырлаучы әдипләребез. аларның мәхәббәт темасына язган әсәрләре мине бигрәк тә дулкынландырдылар, йөрәгемә сеңделәр. борынгы әдәбиятта мәхәббәт темасын башлап җибәрүчеләргә тукталып китик. кол галинең «кыйссаи йосыф» әсәре озак гасырлар буе укылып, халыкның рухи юлдашы, сердәше булып килде һәм киләчәк дип уйлыйм мин. бу әсәрнең төп герое — йосыф. йосыфны автор пәйгамбәр белән тиңли. пәйгамбәр кем ул? иң беренче чиратта, ул — алдан күрүче, башкаларга юл күрсәтүче, матур сыйфатларга ия булган мөхтәрәм зат. тугрылык, сабырлык йосыфның табигатен һәм эш-гамәлен бизи. әсәрдә зөләйха искиткеч гүзәл, чибәр, олы мәхәббәткә ия. аның бетен күңелен мәхәббәт хисләре биләп алган. зөләйханың мәхәббәт ялкыны шулкадәр көчле, хәтта ул өргәч, йосыфның камчысына ут каба. ләкин аларның мәхәббәтләре ирекле түгел, ул бик күп каршылыкларга очрый. шулай да ике гашыйк кавыша, үзләрен дә, башкаларны да бәхетле итеп, тирә-юньгә үрнәк булып яшиләр. гашыйк кеше бары тик яхшылык кына эшли ала, минемчә. чөнки күңелеңдә изге хис-тойгылар булганда явызлыкка урын юк. мине әсир иткән борынгы әсәрләребезнең тагын берсе — сәиф сараиның «сөһәил вә гелдерсен» дастаны. бу әсәрдә мәхәббәт фаҗигале тәмамлана: геройларыбыз икесе дә вафат булалар. ни өчен ике яшь гомер өзелә соң? бу сорауга җавапны табу авыр түгел. гөл — былбылсыз, былбыл гөлсез яши алмый. гөлдерсен гөл итеп сурәтләнсә, гөлнең кибүен былбыл кичерә алмаган кебек, гөлдерсеннең үлемен сөһәйл дә күтәрә алмый. бу әсәрдә мәхәббәт үлемнән көчлерәк булып чыга. әсәр кайгылы тәмамлана. шулай булса да, ул безгә нинди матур мәхәббәт маҗаралары бүләк итте бит! парын югалткан аккош кыяга бәрелеп үлә. шуңа күрә тормышта бер-береңнең күңелен табып, хөрмәт итеп, авыр сүзләр әйтмичә, бергә булган һәр мизгелнең кадерен белеп яшәргә кирәк. борынгы әдәбиятта котбның «хөсрәү вә ширин» поэмасында мәхәббәт кешене үзгәртергә мөмкин булган тәэсирле көч итеп раслана. автор, кешеләрдә мәхәббәт хисләрен үстереп, җәмгыятьне сафландыра. шушы бөек әсәрләргә таянып, язучыларыбыз мәхәббәт турында яңадан-яңа әсәрләр тудыра. драматургиядә мирхәйдәр фәйзинең «галиябану» пьесасы мәхәббәт моңы булып тора. пьесада хәлил белән галиябануның романтик, әмма фаҗигале мәхәббәтләре сурәтләнә. хәлил — авылның иң яхшы егете. галиябану да авылда гүзәллеге белән таң калдырырлык иң матур, инсафлы һәм эшчән кыз. 

б) морская свинка лариска

серый зайчишка серок

в) дуров (что делает? ) выходит. выходит (куда? ) на арену

дуров выходит (в чем? ) в костюме

в костюме (каком? ) золотистом

Реши свою проблему, спроси otvet5GPT

  • Быстро
    Мгновенный ответ на твой вопрос
  • Точно
    Бот обладает знаниями во всех сферах
  • Бесплатно
    Задай вопрос и получи ответ бесплатно

Популярно: Русский язык

Caktus Image

Есть вопросы?

  • Как otvet5GPT работает?

    otvet5GPT использует большую языковую модель вместе с базой данных GPT для обеспечения высококачественных образовательных результатов. otvet5GPT действует как доступный академический ресурс вне класса.
  • Сколько это стоит?

    Проект находиться на стадии тестирования и все услуги бесплатны.
  • Могу ли я использовать otvet5GPT в школе?

    Конечно! Нейросеть может помочь вам делать конспекты лекций, придумывать идеи в классе и многое другое!
  • В чем отличия от ChatGPT?

    otvet5GPT черпает академические источники из собственной базы данных и предназначен специально для студентов. otvet5GPT также адаптируется к вашему стилю письма, предоставляя ряд образовательных инструментов, предназначенных для улучшения обучения.

Подпишись на наш телеграмм канал

GTP TOP NEWS