Есть ответ 👍

Сочинение на тему : "минем ускэч табиб буласым килэ! " на татарском. заранее !

118
387
Посмотреть ответы 2

Ответы на вопрос:

KILLER435
4,4(74 оценок)

Менә син иртә белән йокыдан уяндың да күзләреңне ачтың. бүлмә кояш нуры белән тора. өйдә тәмле аш исе аңкый. сиңа бик рәхәт. син шул вакытта үзең дә сизмәстән, "әни" дип эндәшәсең. нигә? чөнки хәзер бу иртәнге сәгатьтә синең йөрәгеңдә шатлык тыпырчына һәм ул менә хәзер "әни" дигән сүз булып синең күкрәгеңнән очып чыкты да ананың күңеленә барып кунды. ананың йөзе елмайды, күзләре энҗе кебек ялтырап китте. нигә? чөнки "әни" дигән сүз белән аңа иртәнге сәгать тагы да матуррак булып китте. аның күңеле татлы хисләр белән тулды. әни.. нинди олы сүз бу! кеше үз гомереңдә шул сүзне ничәмө-ничә кабат әйтә икән? әйткән саен, сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. алай гына да түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. әйе, күрә. чөнки, "әни" дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә! һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием − кадерлеләрдән дә иң кадерлесе. барлык кебек, минем дә телем "әни" сүзе белән ачылган. әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы, моңлы җырлары безгә шатлык китерә. "әнием" дип эндәшү генә аз әле әниләргә. күбрәк булышырга, йорт эшләрендә кул арасына керергә кирәк. аздан да күңелләре булып куя бит аларның. әни безне (абыем белән мине) бик ярата, тигез күрә. ул безгә тәмле-тәмле ризыклар пешерә, кичен назлап йоклата, ә иртән "кызым" диеп сөеп уята. ярый әле, әнием, янәшәмдә син бар! көннәрем син булганга аяз, төннәрем ай-йолдызлы якты. салкыннарда күңел җылыңны биреп җылытасың, безнең өчен ял димисең, һәрвакыт хезмәт итәсең. " − шук чак", диләр. безнең дә төрле чакларыбыз булгалыйдыр, әнием. зинһар өчен, безне кичерә күр. син безне кешеләргә карата шәфкатьле, ягымлы булырга, һәркемгә ярдәм кулын сузарга әзер торырлык иттереп үстерергә тырышасың. рәхмәт, әнием, барысы өчен дә зур рәхмәт! биргән киңәшләрең тормыш иткәндә юлдаш булсалар иде. озын гомерле булып, безнең уңышларыбызга сөенеп озак яшәсәң иде, әнием! ташлама, әнкәй, ташлама мине изге догаңнан. ташласаң изге догаңнан, мин бәхетле булалмам.

Как ето совершёное и не совёршоное может будуйщее и прошедшее

Реши свою проблему, спроси otvet5GPT

  • Быстро
    Мгновенный ответ на твой вопрос
  • Точно
    Бот обладает знаниями во всех сферах
  • Бесплатно
    Задай вопрос и получи ответ бесплатно

Популярно: Русский язык

Caktus Image

Есть вопросы?

  • Как otvet5GPT работает?

    otvet5GPT использует большую языковую модель вместе с базой данных GPT для обеспечения высококачественных образовательных результатов. otvet5GPT действует как доступный академический ресурс вне класса.
  • Сколько это стоит?

    Проект находиться на стадии тестирования и все услуги бесплатны.
  • Могу ли я использовать otvet5GPT в школе?

    Конечно! Нейросеть может помочь вам делать конспекты лекций, придумывать идеи в классе и многое другое!
  • В чем отличия от ChatGPT?

    otvet5GPT черпает академические источники из собственной базы данных и предназначен специально для студентов. otvet5GPT также адаптируется к вашему стилю письма, предоставляя ряд образовательных инструментов, предназначенных для улучшения обучения.

Подпишись на наш телеграмм канал

GTP TOP NEWS