Есть ответ 👍

Исемләгкән сыйфатлар белән биш җөмлә уйлап әйтегез.

281
310
Посмотреть ответы 2

Ответы на вопрос:


Рухи матурлык чагылышы әмирхан еники әсәрләре, бигрәк тә хикәяләре татар әдәбиятының йөзек кашлары саналырлык һәм санала да. язучы иҗатының бер үзенчәлеге — тәрбиясе, затлылыгы белән аерылып торган кешеләрне үзәккә куеп тасвирлау, аларның рухи дөньяларын ачу. ул герой турында баштан ук кистереп фикер әйтеп куярга яратмый. әкренләп-әкренләп кенә, деталь арты деталь өстәп, тулы образ тудыра. «матурлык» хикәясендәге вакыйгалар бер карт әдип авызыннан сөйләтелә. ул күптән булган бер вакыйганы искә төшерү рәвешендә оеша. башламда табигать тасвиры юк, укучыны сөйләячәк сүзне кабул итәргә хәзерләү озакка сузылмый. беренче абзацтан соң ук без төп геройларның берсе булган бәдретдин белән таныша башлыйбыз. аның иң ярлы егет, кыенсынучан холыклы, кешегә салынмый торган икәнлеген беләбез. кайдадыр тары ипие белән бер йомарлам май җибәреп ятучы әнисе барлыгы бер җөмлә белән генә әйтелеп үтелә һәм игътибарга да алынмый диярлек. игътибар итә калсаң да, бәдретдин үзе күзгә бәрелеп тормагач, әнисе бигрәк тә шундыйдыр инде, дип уйлап куясың.бәдретдиннең үзен тасвирлау исә озынгарак китә. һәр абзац аның аерым бер сыйфатыннан хәбәр бирә. ул артык белемле, тырыш, сабыр, шигырьләр дә яза икән. бәдретдиннең шигырьләре башкаларныкыннан гадилеге, тормышчанлыгы белән аерылып тора. алар тирән фәлсәфә салынган шигъри парчаларга ошаганнар. ә бит иҗатның сыйфатлары да кешенең яшәү, фикерләү рәвешенә, социаль чыгышына һәм башка бик күп нәрсәләргә бәйле була ала. без әнә шулай дип уйлыйбыз. болардан соң әдип, тагын да тәфсиллерәк итеп, табигать хозурлыкларын тасвирларга тотына. әдәбиятны тоеп, вакыйгаларны алдан сиземләп укучы язучының болай эшләвенең, малайларның нечкә күңеллелекләрен күрсәтү өчен генә булмыйча, киләчәктә язылачак вакыйгаларда аларның үз-үзләрен тотышларын мотивлаштыру өчен дә кирәк икәнлеген аңлый. егетләр, ниһаять, бәдретдиннең авылына килеп җитә, атларын туара. йортка узалар, егетнең әтисе, бабасы, йөз яшергән әнисе белән танышалар. соң дәрәҗәдәге хәерчелектә дә чиктән тыш пөхтәлек саклап булганны күреп шаккаталар. гаилә эчендә эчкерсез мөнәсәбәт яшәве дә сөендерә үзләрен. беренче минутлардан ук аларда бу йортка карата җылы хисләр уяна. бәдретдин әле моңарчы күренмәгән яклары белән ачылып китә: ул ярлылыкларыннан да, әнисенең кешегә күрсәтмәс ямьсезлегеннән дә оялмый, һәм хәтта, шул ямьсез әнисен кеше алдына чыгарып, аның өчен махсус көй уйный. шушы өй, алардагы җан ияләре тудырган хисләргә аваздаш моңнарны ишеткәндә, бер-берсенә тирән мәхәббәт белән ачылып киткән ана һәм күрү егетләрне телдән яздыргандай итә. эчке дөньясының гадәттән тыш матурлыгы ханымның фаҗигасен тагын да көчәйтә. хикәяләүче дә шул тәэсирләрдә яши башлый. ананың, матурлыкка хаклы булып та, табигать тарафыннан кимсетелүе йөрәктә сагыш, нәфрәт, бушлык тудыра. әсәр: «кемгәдер йодрык селкеп, кычкырасым килә: ямьсез түгел бит ул, матур бит ул, матур, матур бәдретдиннең әнисе! » дигән юллар белән бетә.бу хикәядә нигездә бәдретдиннең әнисенең матурлыгы турында сүз барса да, без башка геройларның да эчке дөньясы турында уйлыйбыз. бәдретдингә хас уңай сыйфатларның нигезе гаиләдә икәнлеге хакында нәтиҗә ясыйбыз. үсмерне иптәш иткән, аны аңлаган, әнисен кызганган һәм ярата алган һәр егет күңелдә җылы хисләр уята.
Almast1
4,7(14 оценок)

Sin(2x) в квадрате=0 sin(2x) =0 x=(пn)/2, n принадлежит z

Реши свою проблему, спроси otvet5GPT

  • Быстро
    Мгновенный ответ на твой вопрос
  • Точно
    Бот обладает знаниями во всех сферах
  • Бесплатно
    Задай вопрос и получи ответ бесплатно

Популярно: Математика

Caktus Image

Есть вопросы?

  • Как otvet5GPT работает?

    otvet5GPT использует большую языковую модель вместе с базой данных GPT для обеспечения высококачественных образовательных результатов. otvet5GPT действует как доступный академический ресурс вне класса.
  • Сколько это стоит?

    Проект находиться на стадии тестирования и все услуги бесплатны.
  • Могу ли я использовать otvet5GPT в школе?

    Конечно! Нейросеть может помочь вам делать конспекты лекций, придумывать идеи в классе и многое другое!
  • В чем отличия от ChatGPT?

    otvet5GPT черпает академические источники из собственной базы данных и предназначен специально для студентов. otvet5GPT также адаптируется к вашему стилю письма, предоставляя ряд образовательных инструментов, предназначенных для улучшения обучения.

Подпишись на наш телеграмм канал

GTP TOP NEWS