Есть ответ 👍

Напишите , легенду на татарском языке!

188
426
Посмотреть ответы 2

Ответы на вопрос:

KhanKotyan
4,4(28 оценок)

Зөһрә йолдыз заманында зөһрә исемле бик матур, бик акыллы, бик эшчән кыз булган. аның булдыклылыгына, уңганлыгына, һәр эшне белүенә, кешеләргә карата игелекле булуына бөтен тирә-якның исләре китеп сөйлиләр икән. ләкин ул үзенең матурлыгы, уңганлыгы белән бер дә эреләнмәгән. аның бик усал үги анасы булып, ул зөһрәдән бик көнләшеп, һәрвакыт юк сәбәпләр белән аны тирги, ачулана, кыен эшләр куша икән. иртәдән алып кичкә кадәр эшләгән зөһрә. юри, кешеләр елан, ерткыч күп дип сөйли торган куркыныч урманнарга зөһрәне коры утыннар җыярга җибәрә икән үги анасы. зөһрә бер дә карышмый, үзенә кушылган эшләрне эшли, аңар һични булмый икән. ничаклы ачуланса да, ничаклы эшләтсә дә, зөһрә үги анасына бер дә усаллык кылмый икән. күңеле һәрвакыт изгелектә генә булган. кулыннан килгән эшләрне көн димәгән, төн димәгән эшләгән, ничек тә үги анасын ризалатырга тырышкан. зөһрәнең сабырлыгы, түземлеге үги ананы бигрәк тә ачуландырган. шулай бер көнне, иртәдән кичкә кадәр эшләп бик арып кайткач, зөһрәгә үги анасы төпсез кисмәккә су ташырга кушкан, үзен бик ачуланып: — әгәр дә таң атканчы тутырмасаң, йортыма аяк басачак булма, кыйнап үтерермен,— дигән. зөһрә бер сүз дә әйтмичә, көянтәсе белән чиләкләрен күтәреп, суга киткән. көн буе эшләүдән куллары талган, аяклары йөрүдән көчкә-көчкә генә атлыйлар, җилкәләре буш чиләкләр күтәргәнгә дә сызлана икән. бик матур айлы кич булган. ай күктән көмештәй ак якты нурларын җиргә коя, бөтен җир йөзе, нурга чумып, иркәләнеп тын гына ята икән. яр буенда зөһрә, бер аккан суга, бер күктәге айга, бер тирә-ягына карап, тирән уйга чумган. туган әнисенең ягымлы сүзләре, җылы куены исенә төшкән. шунда үзенең бәхет-сезлеген уйлап, кайнар яшьләре бит буенча җиргә тәгәрәгәннәр. ул ялгыз үксеп-үксеп җылаган да, «» дип сулап, чиләкләре белән су алган. сулы авыр чиләкләр аның җилкәләрен тагын да авыррак басалар икән. ул тагын айга караган. ай һаман нурланып йөзә икән. үзенең бәхетсезлегенә кызның җаны әрнегән, ләкин бәхетсезлеге өчен берәүне дә гаепләмәгән. күңелендә үги анасына бер усал уе юк, тик аңар миһербанлык кына тели икән. шунда, бер йолдыз атылып, дөнья тагын да нурланыбрак киткәндәй булган. зөһрәнең күңеленә дә әллә нишләп җиңел була башлаган. күңеле һәрвакыт яхшылыкта булганга, зөһрәне бер якты йолдыз һәрвакыт күзәтеп торган икән, менә шул җиргә атылып, аны нурларына чолгап күтәрә башлаган. зөһрә үзе дә кайдадыр күтәрелгәнен сизгән, чиләкләре җиңеләйгәндәй булган. аның йөрәгендәге авыр төен беткән, күңеленә бик йомшак, бик җиңел, бик рәхәт булган. шунда озын керфекле күзләрен ачып җибәрсә, үзен ай уртасында күргән. сез әгәр дә тулган айга игътибар белән күзләрегезне текәп карасагыз, ай уртасында көянтәсенә чиләкләрен аскан зөһрә кызның басып торганын әле дә күрерсез. ә ай янында ялтырап яна торган йолдыз — бусы инде зөһрәне күккә күтәргән йолдыз. аны зөһрә йолдызы дип йөриләр.

ответ: 10 секунд

пошаговое объяснение:

Реши свою проблему, спроси otvet5GPT

  • Быстро
    Мгновенный ответ на твой вопрос
  • Точно
    Бот обладает знаниями во всех сферах
  • Бесплатно
    Задай вопрос и получи ответ бесплатно

Популярно: Математика

Caktus Image

Есть вопросы?

  • Как otvet5GPT работает?

    otvet5GPT использует большую языковую модель вместе с базой данных GPT для обеспечения высококачественных образовательных результатов. otvet5GPT действует как доступный академический ресурс вне класса.
  • Сколько это стоит?

    Проект находиться на стадии тестирования и все услуги бесплатны.
  • Могу ли я использовать otvet5GPT в школе?

    Конечно! Нейросеть может помочь вам делать конспекты лекций, придумывать идеи в классе и многое другое!
  • В чем отличия от ChatGPT?

    otvet5GPT черпает академические источники из собственной базы данных и предназначен специально для студентов. otvet5GPT также адаптируется к вашему стилю письма, предоставляя ряд образовательных инструментов, предназначенных для улучшения обучения.

Подпишись на наш телеграмм канал

GTP TOP NEWS