Есть ответ 👍

Напишите на татарском сочинение на тему козге каникулар

101
373
Посмотреть ответы 2

Ответы на вопрос:

GizaHelinc
4,5(88 оценок)

Табигать һәрвакыт үзгәрештә. шуларның иң зурысы − ел фасыллары алмашыну. күзәткәнегез бармы икән? шулар арасында көз − иң матуры. бу айларда урманнар бик матур. нинди генә төсләр юк анда? ! көз билгеләре август ахырында ук сизелә башлый инде. кайбер чәчәкләрнең җәй уртасындагы матурлыгы югала, алар инде киләсе ел өчен орлык бирә. агачлар яфракларын коя, җир өстенә сары юрган түшәлә. җәйге киемнәрен беренчеләрдән булып каеннар сала. имәннәрдә яфраклар озаграк саклана. ә менә чияләр кар ныклап ятар алдыннан гына яфрак коеп бетерәләр. кырларда комбайннар гөрелтесе ишетелә. арыш, бодай җирләре бушап кала. ул кырларны кара каргалар яулап ала. аларның ерак юлга китәр өчен хәл җыясы, тукланасы бар. алар шунда коелып калган бөртекләрне рәхәтләнеп чүплиләр, аннары, канатларын ныгытыр өчен, төркем-төркем булып очып алалар. башка кошлар да җәй аендагыча сайрамый. алар ашыгыч ыгы-зыгыда. ә сентябрь аенда кырлар һәм бакчаларда бәрәңге алалар. машиналар тыз да быз чабып тора: бәрәңге ташыйлар. зәп-зәңгәр күктә җепкә тезелеп кыр үрдәкләре, торналар, саубуллашып, ерак юлга кузгала. иелеп бәрәңге чүпләгән җиреңнән тураеп, аларга кул болгыйсың: "хәерле юл сезгә! исән-сау әйләнеп кайтыгыз". аларны ерак юллар көтә, туган җир белән вакытлыча аерылышу сагышы биләп ала. аларның бер җепкә тезелгән кебек очулары кешеләрдә моңсулык уята. мине иң дулкындырганы − көзнең менә шул чоры. моңсу да, шул ук вакытта шатлыклы да ул көз башы. җәй тәмамлану моңсулык тудырса, мул уңыш шатлык китерә.ак көзтабигатьтә үзгәрешләр берөзлексез булып тора. менә беренче кар да яуды. ул бик матур иде. кар агачларга ак тун кидерде. кар әле иртәрәк яуган. агачларда нинди генә төс юк: яшел, сары, кызыл, көрән һәм ак. алар ак кар арасыннан тагын да матур күренәләр. җир өсте ап-ак. әллә инде кыш та җиттеме? юк, бу − ак көз. карлы көз. бу кардан әле чаңгыда да шуып булмый. әмма кар йомарлап атышып уйнап була. бик теләсәң, кар бабай да ясап була. чын кышка ераграк әле. борынгылар чын кышны, беренче кар яугач 40 көннән соң гына килә, диләр. килсен генә, көтәрбез. ноябрьдә урманда да бик матур. агачлар кышкы йокыга әзерләнә. аларның ботакларына кар шәлләре ябылган. урман җәнлекләре дә кышка үзләренчә җайлашалар, туннарын алмаштыралар, азык эзли башлыйлар. урман эчендәге сазлыкларга, чишмәләргә сукмаклар сузыла, кайбер җәнлекләр анда су эчәргә төшәләр. ул сукмаклар төрле яктан килеп бер ноктада кисешәләр. андагы симметрия гаҗәпләндерә мине. табигать могҗизалар тудырырга сәләтле. яратам мин елның шушы фасылын. беренче кар йокыга китәр-китмәс кенә ятканда, әниемнең ягымлы тавышы ишетелде. ул: ", беренче кар ява, торып карыйсынмы? " − диде. мин сикереп тордым да тәрәзәгә капландым. чынлап та, беренче кар ява иде. әле генә сап-сары яфраклар белән түшәлгән җир өстенә энҗе чәчәгедәй ап-ак кар бөртекләре куна. көз белән кыш очрашканнар. кем кемне җиңәр? кар бөртекләре ниндидер акыл ирешмәслек көй астында бииләр, ул көйне алар үзләре генә ишетә сыман. мин дә шулай җир өстендә тирбәлеп очып йөрер идем. бу зур кар бөртекләреннән башка нәрсә күрмәм микән дип, мин борыным белән пыялага терәлдем. берни күренми. караңгылык. мин тәрәзә янында уйланып басып тордым: анда − төпсез караңгылык эчендә берәм-сәрәм әле сүнмәгән тәрәзәләр шәйләнә. ул тәрәзә артында яшәүче кешеләрне күз алдына китердем. бу кышкы кичтә алар нишли икән? нәрсәләр эшлиләр, нәрсәләр турында уйлыйлар икән? шул вакытта әнием ут яндырды һәм мин тәрәзә яныннан киттем. минем гаиләм үз янымда, шуңа күрә башка кешеләр турыңда миңа нигә уйланырга? хәзер минем бөтен дөньям — минем әтием, әнием, сеңлем һәм аягыма сырпаланып торган песием. яңа яуган ак кар бөтен кешегә дә, минем гаиләмә дә, ул йортлардагы һәр гаиләгә дә ак бәхетләр, күп шатлыклар алып килсен иде!

Подворье  -постоялый двор,передержка (по латыни)-пере экзаменовка, стать во фронт  -встать навтяжку,по стойке смирно,половой-гарсон,официант в трактире,мещане-филистеры,обыватели города, барышник-спекулянт, коридорный-обслуга в гостиницах,дежурный по этажу.

Реши свою проблему, спроси otvet5GPT

  • Быстро
    Мгновенный ответ на твой вопрос
  • Точно
    Бот обладает знаниями во всех сферах
  • Бесплатно
    Задай вопрос и получи ответ бесплатно

Популярно: Литература

Caktus Image

Есть вопросы?

  • Как otvet5GPT работает?

    otvet5GPT использует большую языковую модель вместе с базой данных GPT для обеспечения высококачественных образовательных результатов. otvet5GPT действует как доступный академический ресурс вне класса.
  • Сколько это стоит?

    Проект находиться на стадии тестирования и все услуги бесплатны.
  • Могу ли я использовать otvet5GPT в школе?

    Конечно! Нейросеть может помочь вам делать конспекты лекций, придумывать идеи в классе и многое другое!
  • В чем отличия от ChatGPT?

    otvet5GPT черпает академические источники из собственной базы данных и предназначен специально для студентов. otvet5GPT также адаптируется к вашему стилю письма, предоставляя ряд образовательных инструментов, предназначенных для улучшения обучения.

Подпишись на наш телеграмм канал

GTP TOP NEWS